Милли проектлар
20 июнь 2023, 03:44

Үзмәшгульләр саны арта

Благовещен районында үзмәшгульләр саны 40 процентка арткан.

Үзмәшгульләр саны артаҮзмәшгульләр саны арта
Үзмәшгульләр саны арта

Башкортостан Республикасы беренчеләрдән булып «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында үз-үзләренә эшләүчеләргә ярдәм итү проектын гамәлгә ашыра башлады. Кемнәр алар үзмәшгульләр? Алар - үз-үзенә эшләүче кешеләр. Фрилансерлар, репетиторлар, ремонт ясаучылар, чәчтарашлар, фотографлар һәм башкалар. Рәсми рәвештә алар "һөнәри керемгә салым түләүчеләр (НПД) дип атала". 2022 елның җәендә Благовещен районында 1356 үзмәшгуль теркәлгән, бер ел эчендә аларның саны 2037 кешегә кадәр арткан. "Мондый үсеш кабул ителә торган ярдәм чараларының нәтиҗәлелеге турында да, кешеләрнең үз бизнесын районыбызда үстерергә кызыксынуы турында да сөйли. Үз-үзләренә эшләүчеләрнең төп өлкәсе - хезмәт күрсәтүләр. Чыганак: Благовещен районы муниципаль район хакимияте.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас