

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында 5 чакрым юлны ремонтлау планлаштырыла.
Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Кальшәли белән Карамалы-Гобәй арасында да шундый участок бар. Анда иске асфальтны фрезерлап, тигезләгәннәр. Кендектамак участогындагы юлны төзекләндерү эшләре тәмамланган.
Бәләбәй - Николаевка – Туймазы – Бакалы юлы төбәк әһәмиятендәге юлга керә. Бу объектны файдалануга тапшыру 2023 елның 4 кварталына планлаштырыла. Барлыгы быел төбәк әһәмиятендә булган 74 чакрым юл ремонтланачак.
Милли проект илнең бөтен төбәкләрен дә үз кысаларына ала. Анда Русиянең 84 субьекты һәм 105 шәһәр катнаша.