

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында Көергәзе районы үзәгендә район мәдәният йорты янындагы иҗтимагый территорияне төзекләндерәчәкләр. “Рай&Культ” Арт-пространствосы” проекты иҗтимагый тавыш бирү барышында сайланды һәм 9,43 млн сум күләмендәге федераль бюджеттан финанслау алды. Дәүләт контракты мәгълүматлары буенча, яңа объектта яшьләр өчен фотозона урнаштырылачак, "тын ял итү" мәйданчыгын, балалар зонасын һәм юлларын төзиячәкләр, киртәләрне һәм керү төркемен алыштырачаклар, дип яза "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы. Район үзәгендә ял итү һәм чаралар уздыру өчен күңелле почмак барлыкка киләчәк, дип билгеләп үттеләр ТКХ министрлыгында. Фото: БР ТКХ министрлыгы.