

Менә дигән шартлар тудырылган!
Быел ел башында ук Мишкә районының Яндыган авылында фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылган иде. Бу Русия Президенты Владимр Путиның май указлары буенча кабул ителгән "Сәламәтлек" гомумдәүләт проектының "Беренчел звеноны модернизацияләү" программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылды.
Яндыган авылы халкы өчен бу вакыйга бик зур шатлыклар китерде. Хәзер алар диагностика һәм барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазланган яңа төзекләндерелгән бинада дәвалана.
Беренче ярты ел агышында ук фельдшер-акушерлык пунктына медицина ярдәме сорап 444 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 338е ФАПка килгән, калганнарына фельдшер өйләренә барган.
Килүчеләр белән диспансерлау, профилактик тикшерү һәм вакциналау күрсәткечләре дә арткан.
Быел 32 кеше коронавирус инфекциясеннән вакциналанган инде, ә 113 Яндыган кешесе медицина тикшерүе һәм диспансеризация узган.