

"Башкортстан ихаталары" программасына 1,272 миллиард сум бүленә.
"Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча агымдагы елда барлык муниципаль берәмлекләрдә 123 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк. "Башкортстан ихаталары" программасына 1,272 миллиард сум бүленә.
- "Башкортстан ихаталары" программасының гомум бюджеты - 1,272 миллиард сум, бу, узган ел белән чагыштырганда, 17 процентка күбрәк. Бу республиканың 30 муниципалитетында 206 ихата территориясен яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Эшне агымдагы елның 30 августына кадәр тәмамларга ниятлибез, - дип аңлатты Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов.
Июнь башына төзекләндерү объектларының әзерлеге - 40 процент тәшкил итте. Октябрьский, Туймазы һәм Дүртөйледә төзекләндерү эшләрен төгәлләп киләләр. Шул ук вакытта Агыйдел, Бәләбәй, Нефтекама, Дәүләкән, Межгорье шәһәрләрендә, шулай ук Бакалы, Чишмә һәм Шаран районнарында бу эш буенча планны 30 проценттан да кимрәк үтәгәннәр. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына барлык эшләрнең тиешле сыйфатын һәм вакытында башкарылуын тәэмин итүне йөкләде.
ФОТО: bashinform.ru