Милли проектлар
19 июнь 2023, 07:41

Агыйдел шәһәре ямьләнә.

Ял урыннары якты һәм уңайлы булыр.

Агыйдел шәһәре ямьләнә.Агыйдел шәһәре ямьләнә.
Агыйдел шәһәре ямьләнә.

Ял урыннары якты һәм уңайлы булыр.

 

Быел анда Апаиш — Агыйдел яр буе, Чәчәкле бульвар һәм аңа якын мәйданнар гүзәлләндереләчәк.

 "Чәчәкле бульвар"дан башлап, Җиңү мемориалы мәйданда  төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу турыда төбәкнең Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Агыйдел бу проект белән узган ел "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" федераль конкурсында җиңде. Эшләр агымдагы елның язында башланган. Хәзер бу территория көннән-көн ямьләнә.

Тротуар инде бик уңайлы, парклетны монтажлау һәм аның түбәсен көйләү эшләре төгәлләнеп килә. Тиздән матур чәчәк газоннары, утырып ял итәрлек эскәмияләр һәм чүп савытлары барлыкка киләчәк.

Халык йөри торган урыннарда катламны брусчаткага алыштырачаклар. Скверда япмалы ял итү зонасы урнаштырылачак. Яңа яктырту һәм видеокүзәтү системасы барлыкка киләчәк. Төзекләндерү эшләренә 15,7 миллион сум акча тотылачак.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас