

Республиканың шәһәр һәм торак пунктлары үзгәрә. Башкортстанда 2023 елда Владимир Путин указы буенча булдырылган «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча 123 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк. Мәсәлән, Кырмыскалыда ял итү зонасын (Парк Нескучный) төзекләндерүгә керештеләр. Ул Чехов урамында урнашачак. Бу яңа, актив төзелә торган микрорайон, анда элек парклар, балалар мәйданчыклары һәм башка иҗтимагый территорияләр булмаган. Ярдәмгә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы килә. Аны гамәлгә ашыру кысаларында Кырмыскалы районында 8 искиткеч объект төзекләндерелгән, алар халыкның яраткан ял итү урыннары булып киткән. Бүген Чехов урамында төзекләндерү эшләре бара. «Рефстройпроект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять подряд оешмасы билгеләнгән эшләрне вакытында башкарырга тырыша.
Начало формы
Кырмыскалы авыл биләмәсе башлыгы урынбасары Вадим Хәкимов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның август ахырына кадәр биредә җәяүлеләр өчен асфальт юллар, резина өслек белән капланган балалар мәйданчыгы, видеокүзәтү барлыкка киләчәк. Икенче этапта киләсе елда паркта спорт мәйданчыгы булдырылачак, эскәмияләр, урналар, кечкенә архитектура формалары, бәлки, урам тренажерлары урнаштырылачак.
Чыганак: admkarm.bashkortostan.ru