Милли проектлар
16 июнь 2023, 04:27

Театр алды ялт итәчәк

Май чүлмәге тышыннан билгеле, дип юкка гына әйтмиләр...

Туймазы шәһәрендә Туймазы дәүләт татар драма театры алдындагы мәйдан төзекләндерә.

 Эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты буенча башкарыла.

Җәмәгать урынын төзекләндерү быел май ахырында башланган. Әлеге вакытта тротуарлар, клумбалар тәртипкә китерелә.

Әйткәндәй, әлеге милли проект кысаларында Туймазыда Ленин проспектында да җәмәгать территориясен төзекләндерү эшләре узган елдан дәвам итә. Монда җәяүлеләр өчен тротуарлар, велосипед белән йөрү өчен юллар тәртипкә китерелә, фонарьлар куела.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас