

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Затон бистәсендәге 9нчы санлы шәһәр дәваханәсенең өр-яңа җиде катлы поликлиникасында булды.
Поликлиника “Сәламәтлек саклауның беренче звеносын модернизацияләү программасы” төбәк проекты кысаларында төзелгән. Аны төзү, корылма-җиһазлары белән бергә, 2 миллиард сумга диярлек барып баса. Медучреждение составына шулай ук 6нчы санлы балалар поликлиникасы филиалы һәм хатын-кызлар консультациясе керә.
Радий Хәбиров регистратура, участок терапевты, процедура, стоматология кабинеты һ.б. эше белән танышты.
Поликлиниканың гомум мәйданы 13,3 мең квадрат метр тәшкил итә, бу әлегә кадәр эшләп килүче поликликалар белән чагыштырганда, биш тапкырга күбрәк.
Табиб ярдәмен поликлиникада 41 мең кешегә күрсәтәчәкләр – 26 мең өлкәннәргә һәм 15 мең балаларга.
Республика башлыгы очрашу вакытында табиблар белән якыннан аралашты, аларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.
-Затондагы поликлиника миндә яхшы тәэссоратлар гына калдырды. Дүшәмбе көннән алып пациентлар кабул итәргә күрсәтмә бирдем,- диде Радий Хәбиров.
Фото: Башинформ.