+21 °С
Болытлы
Башкортстанда “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында гомум мәйданы 7 мең квадрат метр тәшкил иткән өч күпфатирлы йорт куллануга тапшырылу алдында.
Йортлар Яңавыл һәм Мишкә районнарында төзелгән һәм андагы фатирлар авария хәлендәге йортлардан күчерелүче гражданнарга биреләчәк.
Әйткәндәй, йортларны 2025 елның 1 сентябренә генә төзеп бетерергә тиеш булганнар, ләкин төзүчеләр эшне тизләтеп, яңа фатирларга күченүне көткән гаиләләргә зур бүләк ясаган.
Фото:пресс-служба минстроя Башкирии