

“Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын тормышка ашыру кысаларында “Ашыгыч экспорт ярдәме” төркеме Тәтешле районының дүрт предприятиесендә булды.
Белгечләр эшкуарларга республикада экспортерларга күрсәтелгән ярдәм чаралары турында җентекләп аңлатты. Агросәнәгать өлкәсендә чит илләр базарына чыгу өчен мөһим булган иң төп шарт – тиешле сертификатларга ия булу. БР Тышкы икътисади бәйләнешләр министрлыгы һәм Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре әнә шул сертификатларны алуда ярдәм күрсәтә ала.
Очрашулар җанлы үтте, район эшкуарлары бу көнне үзләрен борчыган күп сорауларга анык җавап алды.