

“Экология” милли проектының “Уникаль су объектларын саклау” федераль проекты кысаларында Уфа шәһәренең Агыйдел елгасы ярында “Русия сулары” экологик акциясе үтте.
“Водник” стадионы районында яр буен 700дән артык волонтер чистартты. Алар 800 капчык чүп-чар җыйган.
Башкортстанда әлеге акциягә 4000нән артык кеше кушылды.
– Мондый акцияләр халыкның иҗтимагый активлыгын һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә булыша. Су объектлары ярларын чүп-чардан чистартып, тирә-як мохитне яхшыртырга мөмкин, – ди Уфаның Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котов.
Яр буе зонасын җыештыруга өлеш кертүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.