Милли проектлар
13 июнь 2023, 05:57

Сәламәтлек сагында «Элепс» аппараты

Башкортстанның Толбазы үзәк район дәваханәсенә «Элепс» электрохирургия аппараты тапшырылды.

Сәламәтлек сагында «Элепс» аппаратыСәламәтлек сагында «Элепс» аппараты
Сәламәтлек сагында «Элепс» аппараты

 «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында Башкортстанның Толбазы үзәк район дәваханәсенә «Элепс» электрохирургия аппараты тапшырылды. Бу хакта БР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.  

Бу яңа җиһаз йомшак тукымаларны кисү һәм кан китүне туктату өчен кулланыла. Аппарат үзе югары ешлыклы дулкыннар һәм ионлаштырылган газ чыгара, шуның исәбенә күзәнәкләр җимерелә.

“Яңа электрохирургия аппараты хирургларның көндәлек эшендә, бигрәк тә тире һәм тире астындагы майлы күзәнәкләрнең яңа шешләрен бетергәндә кирәк”,–ди дәваханәнең баш табибы Роберт Иштуков.

“Русия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү” федераль проекты 2022 елдан “Сәламәтлек саклау” милли проекты буенча тормышка ашырыла. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас