Милли проектлар
13 июнь 2023, 06:10

Җиңүче фермерлар

«Гаилә фермасы» грантларына конкурста гариза биргән 53 фермерның 14е җиңүче булды.

Җиңүче фермерларҖиңүче фермерлар
Җиңүче фермерлар

Быел «Гаилә фермасы» грантларына конкурста гариза биргән 53 фермерның 14е җиңүче булды. Бу хакта республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге программа буенча дәүләт ярдәменең гомум суммасы быел 95,2 млн сум тәшкил итте. Конкурска 53 гариза бирелгән, проектны яклау өчен конкурс комиссиясе алдында 30 эш каралган.  Алар арасыннан 14 дәгъвачы грант иясе булган.

Элегрәк республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә конкурс тәмамлануы, аның җиңүчеләре ачыклануы турында язган иде. Гаилә фермасын үстерүгә грант крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм шәхси эшкуарларга 30 млн сумнан һәм дәгъвачы проектының йомгаклау бәясенең 60 процентыннан артмаган күләмдә бирелә.

Русия Президенты Владимир Путин указы белән тормышка ашырылучы “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү” милли  проекты кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләрнең санын арттыруны максат итеп куя.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас