

Ял һәм спортның яңа юнәлеше-сапбордларда йөрү-соңгы вакытта актив яшәү рәвешен яратучыларның яраткан җәйге күңел ачу чарасы булып китте.
Сапбординг-ул серфингның бер төре, ул суда каты тактада басып яки ишкәк белән утырып йөрүне күздә тота.
SUP-серфинг елдан-ел популярлаша бара, ләкин Дүртөйле шәһәрендә бу юнәлеш әле үсеш алмаган, алар өчен бу яңалык. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында узган "эшкуарлык сәгате"ндә чираттагы катнашучы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Катнашучының планнары-сапбордлар арендалау бизнесын ачу. Әлеге бизнес ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында оештырыла.