

«Ашыгыч экспорт ярдәме» эшче төркеме «Халыкара кооперация һәм экспорт»милли проектын гамәлгә ашыру барышында Федоровка районының дүрт предприятиесендә булды.
Очрашу барышында экспертлар эшкуарларга төбәк һәм федераль ярдәм чаралары турында сөйләделәр, шулай ук аларның сорауларына җавап бирделәр.
Компанияләр вәкилләре чит ил күргәзмә-ярминкә чараларында, продукцияне ташуны финанслауда, белем бирү программаларында, шул исәптән Русия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе семинарларында, «Экспорт форсажы» акселерация программасында, Башкортстан Республикасының экспортка ярдәм итү Үзәге вебинарларында, шулай ук логистик чыгымнарны каплатуга субсидияләрдә катнашуда кызыксыну белдерделәр.
Сәфәр барышында эшче төркем "Нива", "Азат", "Искра" үсемлекчелек продукциясе җитештерү компанияләрендә һәм ит продукциясе һәм ярымфабрикатлар җитештерүче предприятиесендә булды.
«Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты яңа икътисади элемтәләр төзүгә һәм Русия җитештергән товарлар экспортын үстерүгә юнәлдерелгән. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.