Милли проектлар
11 июнь 2023, 07:59

Югары Яркәй дәваханәсенә яңа җиһаз кайткан

Югары Яркәй дәваханәсенә яңа җиһаз кайтканЮгары Яркәй дәваханәсенә яңа җиһаз кайткан
Югары Яркәй дәваханәсенә яңа җиһаз кайткан

Илеш районы үзәк дәваханәсенә эндоскопик тикшеренүләр өчен видеоколоноскоп кайткан. Бу Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренче звеноны модернизацияләү» төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Эндоскоп төрле яшьтәге пациентлар өчен тәгаенләнгән. Мондый техника ярдәмендә дәвалау нәтиҗәлерәк була, яшерен чирләрне иртәрәк ачыклау һәм дәвалау мөмкинлеген бирә. Югары Яркәй хастаханәсенең баш табибы Разида Гатауллина хәбәр иткәнчә, яңа видеоколоноскоп инде файдалануга тапшырылган.

- Ел саен учреждениедә 1,5 меңнән артык эндоскопик тикшеренүләр үткәрелә. Бездә ике эндоскопия кабинеты бар һәм аларда ике белгеч эшли. Безнең дәваханә өчен заманча колоноскоп алу бик куанычлы, - ди Разида Гатауллина.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас