Милли проектлар
10 июнь 2023, 05:06

Такси чакырыргамы, арендага алыргамы?

РФ Президенты Владимир Путин такси белән каршерингта Русиядә эшләнгән автомобильләрне генә кулланырга тәкъдим итте.

rbc.ru Такси чакырыргамы, арендага алыргамы?rbc.ru Такси чакырыргамы, арендага алыргамы?
Такси чакырыргамы, арендага алыргамы?Фото: rbc.ru

 

РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә бу мәсьәләне азагына кадәр эшләп бетәргә боерды. Ил башлыгының күрсәтмәләре Кремльнең рәсми сайтында басылган.

Март  азагында Мәскәү шәһәре властьлары  икътисадны стабильләштерү максатыннан такси һәм каршеринглар өчен машиналар сатып алуга субсидияне ике тапкырга арттырды. Кредит яисә лизингка автомобильләр сатып алучы такси компанияләренә ярдәм программасы 2012 елдан эшләп килә.

Кулланучылар фикеренчә, Уфа шәһәрендә такси чакыруга караганда каршеринг белән файдалану очсызгарак төшә. Шуңа да ул көннән- көн популярлык яулый.. Водитель таныклыгы булган 21 яшьтән өлкәнрәк кеше кыска вакытка арендага машина ала һәм үзенә кирәкле җиргә барала. Бүгенге көндә Уфада ике каршеринг компаниясе эшли: Делимобиль һәм  MaturCAR.

Делимобильнең Уфада Hyundai Solaris  маркалы 300 машинасы бар. MaturCAR

компаниясендә Smart ForTwo, Ravon, VW Polo, Datsun, Renault Logan, Lada Granta.автомобильләрен арендага алырга була.

Чыганак: rbc.ru



Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас