

Яман шешне алдан ачыклыйбыз.
Бишбүләк үзәк район дәваханәсенә эндоскопик диагностика корылмасы кайтарылган.
Бу хакта төбәк Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Корылма “Сәламәтлек” гомудәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
12 миллионлык корылманы инде поликлиника бүлекчәсендә урнаштырылган.
Эндоскопия — бик заманча корылма. Ул яман шешне иртә чорда, алдан ачыкларга ярдәм итә. Ул очракта дәвалауны иртә чорда башлап, кешенең гомерен саклап калуга ышанычлар һәм мөмкинлекләр арта.
Эндоскопик диагностика корылмасы ашказаны-эчәк юллары органнарын югары дәрәҗәдә тикшерү мөмкинлекләрен бирә.
Бу хакта Бишбүләк район үзәк дәваханәсе баш табибы Марат Абдуллин белдерде.