Милли проектлар
8 июнь 2023, 01:51

Юл буйлары чакырып торсын

2024 елга Башкортстанда 1мең юл кыры сервис корылмасы төзеләчәк.

Юл буйлары чакырып торсынЮл буйлары чакырып торсын
Юл буйлары чакырып торсын

Башкортстан эчке туризмны актив үстерә, дип хәбәр итә республика хөкүмәте рәисе Андрей Назаров үзенең телеграмма каналында.

“Бездә  соклангыч уникаль табигать, мәдәният, тарих бар. Җирле яшәүчеләргә һәм Башкортстан кунакларына сәяхәт итү уңайлы булсын өчен без юлларны уңайлырак, хәвефсезрәк итәбез һәм юл кыры инфраструктурасын үстерәбез.

Сибайдагы соңгы “Урал арты” инвестиция сабантуенда гына да 1 миллиард сумнан артыграк суммага юл буендагы хезмәтләрне үстерүдә хезмәттәшлек итү турында тугыз килешү имзаланды.

Нигездә, бу күп функцияле комплекслар булачак, алар арасында АЗС, электр машиналары өчен зарядлау станцияләре, кафе, кунакханә, ваклап сату нокталары, машина төзекләндерү, машина юу, машина кую урыны. Алар Әбҗәлил, Кушнаренко, Уфа районнарында, Уфа-Охлебинино трассасы буйлап, Булгаково авылында, Уфа территориясендә барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәм, 2020-нче елда без юл буендагы хезмәтләрне үстерү концепциясен кабул иттек. Аның нигезендә 2024 елга республикада 1000 объект төзелергә һәм шул ук санда элеккеләре төзекләндерелергә тиеш. Бу Башкортстанның туризм потенциалын тагын да арттырыр һәм төбәктә туризмны яңа баскычка күтәрер ”, - дип нәтиҗә ясады Андрей Назаров.

Барлык эшләр Русия президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән булдырылган “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас