

"Италянец" атамалы Дәүләкән районыны егете сугышта күрсәткән кыюлык һәм батырлык өчен Суворов медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләге якташыбызга фронтта бирелде. Тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин 2023 елның 17 апрелендә кул куйган.
Суворов медале сугышчыларга Ватанны һәм Русия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда күрсәткән батырлыклары, сугыш вакытында һәм сугышчан бурыч үтәгәндә, күнегүләр һәм маневрларда, дәүләт чиген саклау өчен хезмәт иткәндә, шулай ук сугышчан һәм кырдагы күнегүләрдә яхшы күрсәткечләр өчен бирелә.
Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин 2022 елның 24 февралендә Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан иткән иде.
Фото: Илгиз Мөхәммәтҗанов архивыннан