

Төзелеш һәм архитектура министрының беренче урынбасары Егор Родин киңәшмәдә искә төшергәнчә, республикада ике проект тормышка ашыра: "Башкортстан Республикасында торак" һәм" Башкортстан Республикасында аварияле торак фондының тотрыклы кимүен тәэмин итү".
2023 елның биш аенда республикада 1,2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Төзелеш министрлыгының фаразлары буенча еллык план булган 2,7 миллион квадрат метр торак төзүгә ирешеләчәк һәм хәтта артып китәчәк.
"Бүген төзелә башлаган күп фатирлы торак күләме 3,5 миллион квадрат метрдан артып китә", дип ассызыклады Егор Родин.
2019-2023 елларга Русия Төзелеш министрлыгы республика өчен 61 мең квадрат метр күләмендә аварияле торак фондыннан кешеләрне күчерү планын билгеләде. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 51% ка арттырып үтәлгән һәм 92,3 мең квадрат метр тәшкил итә. Шушы вакыт аралыгында 7,5 мең кеше яңа һәм уңайлы фатирларга күчерелгән.
"Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты Русия президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә булдырылды.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ