Милли проектлар
7 Июня 2023, 04:21

Урманнарга шлагбаум һәм аншлаглар куела

Урман янгыннары хәвефе зур булуы сәбәпле, республикада янгынга каршы аерым режим эшли.

Урманнарга шлагбаум һәм аншлаглар куелаУрманнарга шлагбаум һәм аншлаглар куела
Урманнарга шлагбаум һәм аншлаглар куела

Республиканың урман янгыннары станцияләре янгын хәвефсезлеге буенча өстәмә чаралар кабул итә. Алар дәүләт урман фондына юллар сала, шлагбаумнар һәм аншлаглар урнаштыра.
Урман янгыннары хәвефе зур булуы сәбәпле, республикада янгынга каршы аерым режим эшли. Башкортстан урман хуҗалыклары "Экология" милли проектының "Урманнарны саклау" федераль проекты күрсәткечләреннән чыгып, урман фондында янгыннар булдырмау һәм табигый янгыннар салган зыянны киметү буенча профилактик эшләр алып бара.
Бүгенге көнгә урнаштырырга планлаштырылган 200 аншлагның 37сен Зилаер, Белорет, Бәләбәй, Дуван урман янгын станцияләре хезмәткәрләре урнаштырган. Планлаштырылган 163 шлагбаумның 29ын Зилаер, Белорет, ,Бәләбәй, Дуван һәм Уфа урман янгын станцияләре куйган.
Аншлаглар кешеләргә янгын хәвефсезлеге чараларын саклау турында кисәтә. Шлагбаумнар исә урман юлларында янгынга каршы әһәмияткә ия. Көчле янгын хәвефе туган очракта юлларны ябалар

Фото:Bash.News

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас