+21 °С
Болытлы


Республиканың Гафури районында "Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты булышлыгында Агыйдел елгасы аша күпер ремонтлана. Бүгенге көнгә анда ремонт эшләре 74 процентка үтәлгән. Бу исә 345 млн. сумлык эш башкарылган дигән сүз.
Мәгълүм булуынча, быел республикада 26 күперне норматив торышка китерү күзаллана. Шуларның 13-е "Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында ремонтланачак.
"Башинформ" буенча.