Милли проектлар
7 июнь 2023, 04:25

Агыйдел укучылары Уфага килде

Кызыклы экскурсия укучылар куңелендә бик озак еллар якты истәлек булып сакланыр.

Агыйдел укучылары Уфага килдеАгыйдел укучылары Уфага килде
Агыйдел укучылары Уфага килде

Агыйдел шәһәре укучылары өчен Уфа буйлап истәлекле экскурсия оештырылган. Укучылар сәфәре "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проектының "БРның мәктәп туризмы" төбәк программасына ярашлы бушлай оештырылган.
Программада белем һәм күңел ачу чаралары булган. Балалар Уфаның гүзәл урыннарынан тыш, "Ләлә-Тюльпан" мәчетендә, Җиңү паркында булганнар, "Җиде кыз" фонтанын күргәннәр, "Арт-Квардрат"та булганнар. Милли музейда һәм Тарих паркында экскурсия кылганнар. "Таң" кунакханәсенең ямьле бүлмәләрендә яшәгәннәр.
Кызыклы экскурсия укучылар куңелендә бик озак еллар якты истәлек булып сакланыр.

Чыганак: Агыйдел шәһәр хакимиятенең мәгариф бүлеге.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас