Милли проектлар
6 июнь 2023, 03:32

Җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар

Алар кемнәр?

https://vk.com/glavbashhttps://vk.com/glavbash
https://vk.com/glavbash

Башкортстаннан өч гүзәл зат “Эшлекле абруй” федераль премиясе җиңүчеләре исемлегенә эләккән.

Бәйгенең финалы 3 июньдә үтте. Конкурска ил төбәкләреннән барлыгы 650 гариза тапшырылган булса, аның 50се – Башкортстаннан. Тапшырылган гаризалар саны буенча республика икенче урынга чыккан. 

Финалган Башкортстаннан 8 гариза үткән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча аларның 3есе җиңүчеләр исемлегенә кергән.

“Сәнәгать һәм җитештерү” номинациясендә беренче урынга “Вэй Пак” җәмгыяте директоры Альбина Мазунина лаек булган.

“Сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәтләре” номинациясендә “Медика Плюс” медицина клиникасы директоры Гүзәл Фазлыева билгеләнгән.

“Социаль эшкуарлык” номинациясендә Резеда Рафиковна исемендәге инклюзив белем бирү үзәге директоры Резеда Воробьева лаеклы дип танылган.

Әйткәндәй, “Эшлекле абруй” федераль премиясе беренче тапкыр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәр урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында оештырылган.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас