

Башкортстанда яшь эшкуарларга грантлар бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Грант күләме – бер кешегә 100дән 500 мең сумга кадәр. Акчаларны үз эшеңне ачу һәм үстерү өчен тотынырга була.
“Республикада әлеге чара “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты буенча икенче ел эшли. Бәйге шартларына ярашлы, шәхси эшкуарлар һәм юридик шәхесләр “Яшьләр эшкуарлыгы” юнәлеше буенча уңышлы укып чыгарга тиеш. Моннан тыш, эшкуар проектның гомум хакының ким дигәндә 25 проценты күләмендә акча салырга тиеш”, – ди Андрей Назаров.
Бәйгедә катнашуга гаризаларны республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгына 21 июньгә кадәр тапшырырга була. Грантка лаеклыларны конкурс комиссиясе билгеләячәк.
Узган ел 133 яшь эшкуар грант алды. Аларның гомум суммасы 63 миллион сум иде.