Милли проектлар
5 июнь 2023, 04:35

Төп эшләр тәмам

Александр Клебановның Телеграм-каналыннан.Александр Клебановның Телеграм-каналыннан.
Фото:Александр Клебановның Телеграм-каналыннан.

Зинино юл төенендә төп эшләр тәмамланган, дип хәбәр итте үзенең Телеграм-каналында Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. Клебанов ассызыклаганча, Зининода транспорт развязкасын файдалануга тапшыруны күп кенә өфөлләр һәм Башкортстан башкаласы янындагы торак пунктларда яшәүчеләр көтә.

"Эшләр “Хәвефсез  һәм сыйфатлы автомобиль  юллары“ милли проекты кысаларында алып барыла. Подрядчылар белән алга таба эш итү планы, сентябрьдә әлеге объектны эшләтеп җибәрү мөмкин булсын өчен эш процессын тизләтү мөмкинлеге турында фикер алыштылар,дип сөйләде Башкортстан Транспорт министрлыгы башлыгы.Төп эшләр тәмамланды. Бүгенге көндә 523 мең кубометр ком-гравий катнашмасы кертелгән, бу планлаштырылганның 80% тәшкил итә. Эшләр тәүлек әйләнәсенә алып барыла".

Исегезгә төшерәбез, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас