Милли проектлар
5 июнь 2023, 04:40

Дәваханәгә заманча техника кайткан

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

Бөре үзәк район хастаханәсе “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә заманча медицина җиһазлары алды, дип хәбәр иттеләр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Югары төгәллектәге видеобронхоскоплар, шулай ук тар спектрлы тикшерү функциясе һәм эндофото фиксациясе белән.

Видеобронхоскопия – махсус оптик прибор ярдәмендә трахея һәм бронхның лайлалы тышчаларын заманча диагностик тикшерү. Хәзер бу бронхларның эчке өслеген турыдан-туры бәяләргә, аларның конфигурациясен, лайлалы тышчасы рельефын өйрәнергә, ә патологик рәвештә үзгәртелгән лайлалы участокны ачыклаганда алга таба анализлау өчен биопсия ясарга мөмкинлек бирүче бердәнбер ысул.

Исегезгә төшерәбез, “Сәламәтлек саклау” милли проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде.

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас