Милли проектлар
5 июнь 2023, 04:37

Чүплекне бетерү өстендә эшлиләр

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

Дәүләкән шәһәрендә законсыз чүплекне бетерү эшләренең беренче этабы тәмамланды. Бу хакта республиканың Экология министрлыгы хәбәр итә. Әлеге вакытта законсыз чүплекнең  рекультивацияләүнең техник этабы тәмамлана. Чүплек гәүдәсе формалаша, балчыкның беренче катламы салына. Чүплекнең мәйданы 3,7 гектар тәшкил итә, биредә 143 мең кубометрдан артык чүп-чар тупланган.

Киләсе этапта белгечләр туфракны күпьеллык үләннәр чәчүгә әзерләүнең биологик стадиясен гамәлгә ашыра башлаячак. Эшләр 2023 ел ахырына кадәр тәмамланачак, бу якынча 23 мең кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Башкортстанда “Экология” милли проектының “Чиста ил” федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру максатыннан Благовещен, Баймак, Стәрлетамак, Сибай һәм Күмертау шәһәрләрендә тагын биш  законсыз чүплекне бетерү буенча эшләр алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, Экология милли проекты ил Президенты Владимир Путин Указы белән расланган.

Чыганак: bash.news

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас