Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 июнь 2023, 10:35

Табибка язылу җайлаша

Моңа “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында поликлиника холларында урнаштырылган инфоматлар булыша.

Табибка язылу җайлаша
Табибка язылу җайлаша

Моңа “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында поликлиника холларында урнаштырылган инфоматлар булыша. БР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шулай дип хәбәр итә.  “Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә бердәм цирфлы контур булдыру” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында республика поликлиникаларында 381 инфомат урнаштырылган. Агымдагы елның гыйнварыннан маена кадәр республикада 215590 кеше табибка язылуның шушы ысулыннан файдаланган.

Инфомат - тышкы кыяфәте буенча түләү терминалын хәтерләтүче мәгълүмат киоскы. Ул интернеты булмаган кешеләр өчен бик уңайлы. Аның уңайлыгы тагын шунда: чиратта торасы, иртә таң белән колл-центрга шалтыратып азапланасы юк.

Иң мөһиме сиңа кирәк табиб әлеге поликлиникада эшләсен һәм аңа язылыр өчен буш бирка булсын! Хәер, хәзер тар белгечлек буенча күпчелек табибларга участок терапевты гына җибәрә ала. Шулай булгач, инфоматлар янында әллә ни сайланасы юк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: