Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 июнь 2023, 09:53

Балалар сәламәтлеге сагында - югары технологияле медицина

Мондый ярдәмнең күпчелек өлеше Республика балалар клиник дәваханәсендә күрсәтелә.

Балалар сәламәтлеге сагында - югары технологияле медицина
Балалар сәламәтлеге сагында - югары технологияле медицина

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында республикада балаларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче учреждениеләр артканнан арта. Моңа өстәп, югары технологияле медицина ярдәменең катлаулы һәм кыйммәтле төрләре спектры да киңәя.

Мондый ярдәмнең күпчелек өлеше Республика балалар клиник дәваханәсендә күрсәтелә. Биредә ел саен 1500дән артык бала 20 профиль буенча югары технологияле ярдәм ала. Гематология, балалар онкологиясе, нейрохирургия, неонатология, оториноларингология, педиатрия, травматология һәм ортопедия, урология, яңак-йөз хирургиясе, хирургия (органнар һәм тукымалар трансплантациясе), балалар хирургиясе, акушерлык һәм гинекология, балалар эндокринологиясе, офтальмологиясе, нефрологиясе, ревматологиясе, пульмонологиясе, гастроэнтерологиясе буенча сыйфатлы ярдәм күрсәтелә.

Республика балалар клиник дәваханәсендә катлаулы диагнозлы балаларга ярдәм күрсәтү өчен махсус квоталар бүленә. Аерым алганда, хирургия профильләре буенча 783 квота бүлеп бирелә. Моңа яңа туган бала хирургиясе, акушерлык һәм гинекология, торакаль хирургия, нейрохирургия, оториноларингология, травматология һәм ортопедия, урология һәм яңак-йөз хирургиясе керә. Педиатрия, гастроэнтерология, кардиоревматология, нефрология, эндокринология буенча ярдәм күрсәтү өчен 308 квота бүлеп бирелә. Дәваханә неонатология буенча 216 квота һәм онкология буенча 188 квота ала.

1800дән артык бала Русиянең төрле федераль медицина үзәкләренә дәвалануга җибәрелә.

Медицина ничек кенә алга китсә дә, иң яхшысы, әлбәттә, балаларның сәламәт һәм бәхетле булуы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: