Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 июнь 2023, 11:25

Тәмәкене ташла!

Калтасы районында зарарлы гадәтләрдән арыну темасына багышланган чара үтте.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Кеше сәламәтлегенә зарарлы гадәтләрнең йогынтысы турындагы чараны «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру барышында Калтасы районы Краснохолмский авылының мәдәният йортында үткәрделәр.

Шулай ук район яшьләре #ДавайБросать челленджына кушылды. Чарада катнашучыларга зыянлы гадәтләре турында 2 нче Калтасы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Эльмира Камалетдинова һәм яшьләр эшләре комитеты командасы сөйләде.

«Демография» илкүләм проектының төп максатлары арасында балалы гаиләләргә ярдәм итү, сәламәт гомер озынлыгын арттыру, эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк булган халыкның үлем дәрәҗәсен киметү, җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру, шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тартуга мотивация һәм даими спорт белән шөгыльләнү керә. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.

Чыганак:национальныепроекты.рф

Читайте нас: