Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 июнь 2023, 11:30

Спорт - тормыш нормасы

Ишембайда велоузыш 200 кешене җыйды.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

«Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча оештырылган массакүләм велоузыш Ишембай шәһәрендә 200ләп кешене җәлеп итте.

Ишембайда Бөтенрусия велосипедчылар көненә багышланган ачык массакүләм велоузыш узды. Спорт вакыйгасында актив яшәү рәвешен яратучы 200гә якын кеше катнашты. Чара Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган „Демография“ милли проектының „Спорт — тормыш нормасы“ федераль проекты кысаларында узды.

Катнашучылар Ишембай урамнары буйлап йөрделәр, фиништан соң алар өчен төрле конкурслар һәм ярышлар оештырылды: гаилә эстафетасы, аркан тарту, иң кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен ярышлар.

Чыганак: национальныепроекты.рф

Читайте нас: