Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 Май 2023, 01:44

Прибельский авылында парк төзелә

Прибельский авылында парк төзелә
Прибельский авылында парк төзелә

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында Кырмыскалы районының Прибельский авылында яңа «Үзәк квадрат» паркы барлыкка киләчәк. Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Парк Үзәк урамында төзелә. Әлеге этапта проектны гамәлгә ашыруга 3,5 млн сум акча бүленәчәк. «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының төп бурычларының берсе — шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру. Милли проект халыкны үзләре яшәгән шәһәрләрен төзекләндерүгә җәлеп итүне күз уңында тота.

Моннан тыш, милли проектның төп максатчан күрсәткече — ел саен 120 млн кв.м торак файдалануга тапшыруны тәэмин итү һәм ел саен 5 млн гаиләнең торак шартларын яхшырту. Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: