Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 Май 2023, 10:41

Мәчетлегә «Сәламәтлек поезды» киләчәк

Мәчетлегә «Сәламәтлек поезды» киләчәк
Мәчетлегә «Сәламәтлек поезды» киләчәк

Июнь аенда Мәчетле районына «Сәламәтлек поезды» киләчәк. Моның өчен беркайда да язылырга яки теркәлергә кирәкми, табиблар чират буенча кабул итәләр. Авыл җирендә теркәлгән булу да мотлак түгел. Иң мөһиме-үзең белән паспорт һәм ОМС полисы булу шарт.

Поезд теге яки бу территориядә авыру дәрәҗәсенә бәйле рәвештә төрле модульләр белән комплектлана. Бу поездлар үпкәгә флюорография ясарга, маммография үткәрергә, анализлар тапшырырга, электрокардиограмманы төшерергә мөмкинлек бирә. Табиб бу тикшеренүләр буенча нәтиҗә ясый.

Узган ел бу кыска вакыт эчендә Мәчетле районында 4148 кеше тикшерелгән. Аларның 499ы маммография, 598е флюорография узган. 98 кеше вакцинацияләнгән, шул исәптән COVID-19 да. Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда «Сәламәтлек поездлары» «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында йөри. Республика районнарында яшәүчеләр югары технологияле медицина тикшерүе һәм тар белгечләр консультациясен бушлай узалар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: