Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 Май 2023, 01:55

Белоретта яңа ФАП төзеләчәк

Белоретта яңа ФАП төзеләчәк
Белоретта яңа ФАП төзеләчәк

Модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру максаты белән Белорет районында урнаштырылачак.Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Яңа медицина учреждениесе Козгын — Әхмәр һәм Черновка авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Бу авылларда 219 кеше яши, шуның 17се - балалар.

Бүгенге көндә ФАП төзелеше өчен әзерлек эшләре  тәмамланган. Фотодан күренүенчә, бу урынга баганалар  утыртканнар.

«Русия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2022 елдан «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның максаты - халыкның барлык төркемнәренең ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү, уку яки эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру.

Әйткәндәй, РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: