Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 Май 2023, 12:04

Әмҗә яшь талантларга канатлар куя

Тугыз үсмер сәнгать мәктәбен тәмамлавы турында, үз гомерләрендәге беренче, документка ия булды.  

Әмҗә яшь талантларга канатлар куя
Әмҗә яшь талантларга канатлар куя

Тугыз үсмер сәнгать мәктәбен тәмамлавы турында, үз гомерләрендәге беренче документка ия булды.

 

 

24 май көнне Әмҗә балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Бу көн балалар өчен дә, укытучылар өчен дә дулкынландыргыч булды.

Тугыз үсмер сәнгать мәктәбен тәмамлавы турында, үз гомерләрендәге беренче, документка ия булды.

Кемдер мәктәптә биш ел шөгыльләнгән, кемдер – сигез. Алар барысы да зур тырышлык белән сәнгать серләрен өйрәнгән. Бу – уен коралларында уйнарга өйрәнү дә, тавышлар һәм төсле буяулар белән уйларыңны, хисләреңне күрсәтеп бирә белү дә.

Әмҗә мәктәбе укучылары бик бәхетле буын, алар В. Путинның май укзаларына ярашлы кабу ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында кайтарылган яңа  - "Николай Рубинштейн" пианиносында уйнау бәхетенә дә иреште.

Бәйрәм программасында чагу аерым чыгышлар да булды. Тамашачылар сәнгать бүлеге чыгарылыш сыйныфы укучыларының диплом эшләре белән дә таныша алды.

Традиция буенча, чыгарылыш укучыларын Әмҗә сәнгать мәктәбе директоры  Софья Коновалова тәбрикләде:

“Ерак 1985 елдан башлап безнең мәктәпне авылыбыз һәм якын авыллардан бик күп үсмерләр тәмамлады.

 Без өстәмә белем бирү учреждениесе булсак та, нигә без төп белем бирү учреждениесе түгел дигән сорау туа.

Барлык мөгаллимнәргә тырышлыклары, сабырлыклары өчен рәхмәт белдерәм. Шундый акыллы сәләтле балалар тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәт!”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: