2022 елның декабрендә Туймазы районы хакимияте һәм “РВК Водоканал” акционерлык җәмгыяте, “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектына караган “Чиста су” федераль проекты кысаларында, Агыртамак микрорайоныннан Райман авылына торакара су үткәргече төзү турында килешү төзеделәр.
Килешелгән муниципаль контракт буенча су үткәргеч төзелешен агымдагы елның октябрь ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Проект насос станциясе, микрорайоннан торакара су үткәргеч төзүне күздә тота. Су челтәрләрнең гомуми озынлыгы 57,3 км тәшкил итәчәк.
Бүгенге көндә 13 км су торбасы сузу буенча эш бара. Салынган торбаның 4,5 чакрымында басым сынаулары тәмамланган, насос станциясе өчен мәйдан әзерләнгән, алга таба төзелеш өчен материаллар ташыла.
Чыганак: Туймазы районы хакимияте
Фото: Туймазы районы хакимияте