Милли проектлар
27 Май 2023, 09:52

Өр-яңа парк төзелә!

   Үткән елда Кырмыскалы районы халкы Прибельский поселогында яңа җәмәгать урыны булдыру кирәклеге турында карар кабул иткән иде.

Өр-яңа парк төзелә!Өр-яңа парк төзелә!
Өр-яңа парк төзелә!

Үткән елда Кырмыскалы районы халкы Прибельский поселогында яңа җәмәгать урыны булдыру кирәклеге турында карар кабул иткән иде.

   Уйланган уйны тормышка ашыру эшенә алынганнар да инде. Аларга Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм уңайлы мохит” милли проекты кысаларында эшләп килгән “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы ярдәмгә килгән.

   Сүз “Үзәк квадрат” паркы хакында бара. Өр-яңа паркны Центральная урамында төзиячәкләр. Әлбәттә, Прибельский поселогында яшәүчеләр өчен парк ачылу күптән көтеп алган зур вакыйга булачак, чөнки биредә бик күп балалар һәм үсмерләр яши.

   Төзелешнең әлеге этабына 3,5 миллион сум акча юнәлдереләчәк.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас