Милли проектлар
26 Май 2023, 03:18

Очрашу урыны – Чыршы мәйданы

Ә сез кайда очрашасыз?

Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында төзекләндерелгән җәмәгать территорияләре Яңавыл халкының күптән инде яраткан ял итү урынына әверелгән.

Шуларның берсе – шәһәрнең Чыршы мәйданы. Пионерлар һәм мәктәп укучылары йортының 70 еллыгы уңаеннан биредә зур бәйрәм чарасы оештырылган. Анда педагогик хезмәт ветераннары, мәктәпләр һәм өстәмә белем оешмалары укытучылары, укучылар һәм ата-аналар чакырылган.

“Бәйрәм беркемне дә битараф калдырмагандыр дип ышанам”, – диде чара ахырында Пионерлар йорты җитәкчесе Диния Шәмсетдинова.

Пионерлар йорты – балаларның иҗат үзәге. Укучыларның сәләтләрен ачу өчен биредә зур эш башкарыла. Ә сәләт һәр балада бар, аны күрә һәм вакытында ача белергә кирәк, диләр учреждение хезмәткәрләре.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас