Милли проектлар
26 Мая 2023, 17:10

Башкортстанга беренче зубрлар килде

Белоруссиядән килгән 9 кунак безне үз итәрме?

Башкортстанга беренче зубрлар килдеБашкортстанга беренче зубрлар килде
Башкортстанга беренче зубрлар килде

Башкортстанга Белоруссиядән беренче зубрлар килде.  Бу хакта «Урал аръягы-2023» бишенче Бөтенрусия инвестиция Сабантуеның пленар утырышында Радий Хәбиров хәбәр итте.
"Безнең республикада яңа күршеләр барлыкка килде - тугыз зубр бүген Белоруссиядән бәрәкәтле башкорт җиренә килде. Әйткәндәй, аларның берсе көмәнле.  Без белорус коллегаларыбыз белән башлаган проектыбыз тормышка ашырылыр дип өметләнәбез. Бу яхшы сигнал булсын», — диде Башкортстан Башлыгы.
Белорус зубрларын үрчетү өчен 2023 елда Башкортстанга 18 баш җанвар китереләчәк. Аларны Ык дәүләт зоология заказнигы территориясендә урнаштыру планлаштырыла.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас