+25 °С
Болытлы
Белорет районында яңа фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылачак.
Ул, Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты буенча төзелә.
Яңа ФАП Козгын-Әхмәр һәм Черновка авыллары халыкларын хезмәтләндерәчәк. Әлеге авылларда барлыгы 219 кеше яши, аның 17се – балалар.
“Яңа медпункт заманча таләпләргә җавап бирәчәк. Беренчел медицина ярдәме күрсәтүне югары дәрәҗәдә оештыру – бүгенге көннең мөһим бурычы”, – ди Белорет районы дәваханәсенең баш табибы Илдар Хәмитов.