

"Башфармация" дәүләт унитар предприятиесе "Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты ярдәмендә җитештерүгә сакчыл технологияләр кертә башлаячак. Бу хакта Башкортстан Республикасының Икътисади үсеш министрлыгында хәбәр иттеләр.
“Импортны алмаштыру шартларында өстәмә инвестицияләр һәм чыгымнарсыз җитештерү һәм сәүдә күләмен арттыру аеруча мөһим. Күп кенә катнашучылар үз күрсәткечләрен шактый арттыра алдылар. Компаниядә сакчыл технологияләрне төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары кертәчәк”, – дип сөйләде БР икътисади үсеш министры Айрат Фәхретдинов.
"Башфармация" компаниясе дару чаралары белән төбәкнең дәвалау-профилактика учреждениеләрен тәэмин итә. Генераль директор урынбасары Сергей Бакуров сүзләренчә, милли проектта катнашу хисабына компания җитештерүне оптимальләштерергә һәм хезмәт чыгымнарын киметергә планлаштыра.
Чыганак: bash.news