

Салаватта "Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү" федераль программасы кысаларында 2024 елга беренче гимназияне, икенче кадет мәктәбен, шулай ук дүртенче һәм җиденче мәктәпләрне капиталь ремонтлау планлаштырыла. Финанслауның гомум күләме 483 млн. сумнан артык, шуларның 406 млн.федераль бюджеттан җәлеп ителгән. Объектларда эшләр 2025 елда тәмамланачак.
"Биредә масштаблы эшләр башкарылачак, аларны 2025 елның августында тәмамлау планлаштырыла. Керү төркемнәре, җылыту, су белән тәэмин итү, янгын сүндерү системалары, түбәләр модернизацияләнәчәк, тәрәзәләр алыштырылачак, шулай ук яңа уку һәм технологик җиһазлар сатып алыначак. Укытучылар белән без ремонт чорына укуны ничек оештыру турында фикер алыштык", - дип аңлатты Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Илшат Таҗетдинов.
Шулай ук ул "Сәламәтлек саклау" милли проекты буенча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган шәһәр хастаханәсендә булды. 2021 елда учреждениегә компьютер томографы, УЗИ аппараты, эндоскопия системасы һәм 115 млн. сумлык башка медицина җиһазлары кайтарылды. Агымдагы елда 13 млн. сумнан артык яңа җиһазлар сафка кертелде. Алар арасында видеоэндоскопия комплексы, хирургия мониторы, гармоник скальпель бар.
Чыганак: bashinform.ru