

“Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында республикада киңкырлы эшләр алып барыла.
Стәрлетамак шәһәрендә Ходайбердин (К. Маркс урамыннан алып Тынычлык урамына кадәр) һәм Водолаженко урамында, гомум алганда, 2,2 чакрым аралыкта ремонт эшләре башкарылачак.
Ремонт үткәрү өчен 70 миллион сум чамасы федераль һәм республика акчалары юнәлтеләчәк, дип хәбәр итәләр БРның Транспорт министрлыгыннан.
Бүгенге көнгә подрядчы оешма бордюрларны алып, асфальтның өске катын кыру белән шөгыльләнә. Ремонт чорында Водолаженко урамында транспорт өчен чикләүләр дә кертелеп торачак.
Фото: минтранс РБ.