Милли проектлар
23 Май 2023, 11:20

Уфада юлларны ремонтлыйлар

   Юллар, әлбәттә, кыштан соң шактый бирешкән иде һәм менә бүген башкаланың күп урамнарында ремонт эшләре кызганнан-кыза бара.

Уфада юлларны ремонтлыйларУфада юлларны ремонтлыйлар
Уфада юлларны ремонтлыйлар

Юллар, әлбәттә, кыштан соң шактый бирешкән иде һәм менә бүген башкаланың күп урамнарында ремонт эшләре кызганнан-кыза бара.

   Шәһәрдә транспорт хәрәкәте шаккатмалы зур булган урамнар шактый. Шуларның берсе – Менделеев урамы һәм андагы юлларның шактый өлешенең торышын һич тә яхшы диярлек түгел иде. Ниһаять, анда да, Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында, юл ремонты эшләренә старт бирелде.

   Ремонт вакытында юлларда берникадәр чикләүләр кертү көтелә. Менделеев урамы аша көн саен дистәләрчә мең (!) автомобиль үтә, шул исәптән, йөк машиналары да. Чөнки бу урамда бик күп сәүдә һәм күңел ачу комплекслары урнашкан.

   Ремонт эшләрен 2023 ел ахырына кадәр тәмамларга исәплиләр.

Фото: сайт правительства Башкирии.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас