Милли проектлар
23 Май 2023, 11:09

Фермерга ярдәмгә

Аграр ведомстводан хәбәр итүләренчә, Караидел районы Абыз авылында яшәүче Тимур Зарипов инде күптән  атлар үрчетү хыялы белән янып яшәгән.

Фермерга ярдәмгәФермерга ярдәмгә
Фермерга ярдәмгә

“Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе” төбәк проекты кысаларында “Агростартап”  гранты фермер Тимур Зариповка башкорт токымлы атлар үрчетү өчен мөмкинлекләр ачкан.

   Аграр ведомстводан хәбәр итүләренчә, Караидел районы Абыз авылында яшәүче Тимур Зарипов инде күптән  атлар үрчетү хыялы белән янып яшәгән. Дәүләт ярдәмендә бу эшне башкару мөмкинлеге килеп тугач фермер озак уйлап тормаган: тиешле документларны туплап, “Агростартап” оештырган көнкурста катнашкан. 2021 елда инде ул 2,8 миллион сум күләмендә грант алу бәхетенә ирешкән.

   Бүген Тимур Зариповның хуҗалыгында иллеләп ат асрала. Шулай ук аларны тукландыру өчен мал азыгы җитештерү өчен кирәкле техника да алынган.

Фото: пресс-служба минсельхоза Башкирии.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас