Милли проектлар
22 Май 2023, 06:07

Туймазы театры сәхнәсендә яңа әсәр

Сәхнә әсәре үзләренең кайнар, керсез сөю хисләрен еллар дәвамында сүрелдерми саклап калган матур пар хакында.

Туймазы театры сәхнәсендә яңа әсәрТуймазы театры сәхнәсендә яңа әсәр
Туймазы театры сәхнәсендә яңа әсәр

Башкортстан республикасында “Мәдәният” милли проекты нәтиҗәле тормышка ашырыла. Аның кысаларында мәдәни учреждениеләрдә күп чаралар оештырыла.

Туймазы татар драма театры коллективы «Синең өчен үзем үләрмен» спектаклен сәхнәләштерә. Спектакльнең режиссеры- Айдар Зарипов, композитор ы- Васил Гафаров эшли.

Сәхнә әсәре үзләренең кайнар, керсез сөю хисләрен еллар дәвамында сүрелдерми саклап калган матур пар хакында. Пьеса — башкорт язучысы Мөнир Кунафинның «Тәңре өрек капҡанда...» повестененең инсценировкасы.

- Инсценировка махсус рәвештә Туймазы театры, өлкән буын сәхнә осталары өчен язылды, - ди Айдар Зарипов. – Әмма бу спектакльдә олылар гына катнаша дигәнне аңлатмый, яшь буын уйнаган күренешләр дә бар. Вакыт сынавын үткән мәхәббәт тарихы, якын кешең өчен үз-үзеңне корбан итәргә әзер булу хакында бу пьеса.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас