

Сентябрьдә Туймазы шәһәренең Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда балалар мультипликация студиясе ачылачак.
Заманча мультстудия Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча тормышка ашырылучы "Мәгариф" милли проекты кысаларында булдырылачак.
" Җиһазлар сатып алынды инде, аның ярдәмендә балалар сюжетлар һәм мультперсонажлар эшли алачак. Яңа кабинетта балалар
анимация, роликлар һәм тулы мультфильмнар төшерергә өйрәнәчәк.
Дәресләр укучыларга үзләренең иҗади ниятләрен тормышка ашырырга, үзләрен сценарист, режиссер һәм рәссам сыйфатында сынап карарга ярдәм итәчәк. Проект һәр балага үзенең мультипликацион фильм булдырырга мөмкинлек бирәчәк", - диләр Туймазы районы хакимиятендә.